Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 октябрь , 09:28

Туризмны үстерү өчен яхшы юллар кирәк!

Благовещенск – Павловка юлының 2 чакрымга якын аралыгын ремонтлаганнар.

Туризмны үстерү өчен яхшы юллар кирәк!
Туризмны үстерү өчен яхшы юллар кирәк!

Благовещенск – Павловка юлының 2 чакрымга якын аралыгын ремонтлаганнар.

   Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проектына ярашлы, республикада юлларны ремонтлауга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, Благовеценск районының Языково авылы янындагы юл участогында подрядчы оешма аерым  урыннардагы җитешсезлекләрне бетергән, асфальт-бетон юл япмасын яңарткан, юл читләрен ныгыткан һәм юл разметкасы төшергән.

   Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та туристик объектларга илтүче юлларга зур игътибар бүлә.  Благовеценск – Павловка юлы исә Башкортстанның иң зур сусаклагычы Павловкага алып бара. Моннан тыш, бу юл белән бу якларда гомер итүче күп кенә авыллар халкы файдалана. Биредәге юлда ремонт эшләүнең юл хәрәкәтендә тоткарлыклар булдырмауга һәм хәвефсезлеккә булышлык итүе көн кебек ачык.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: