“Урманны саклыйк – 2024” бөтенрусия акциясе кысаларында Башкортстанның 120 махсус әзерләнгән мәйданында 1 млн.нан артык яшь агач утырту планлаштырылган. Бу хакта Башкортстан хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә БР урман хуҗалыгы министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Мәрат Шарәфетдинов хәбәр итте.
Акциянең көзге этабы безнең төбәктә 21 сенябрьдә Нуриман урманчылыгында старт алды. Барлыгы ил буенча быел 70 млн агач утыртырга исәплиләр. Төп максат – табигый янгын нәтиҗәләрен компенсацияләү һәм илнең углерод балансын саклауга булышлык итү.
Алтынчы сезон үткәрелгән “Урманны саклыйк” акциясе Русия президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә куелган “Экология” милли проектына булышлык итү максатында оештырыла.