Чакмагыш районы укучылары өчен “Үзеңнең киләчәгеңне ач” профюнәлешле дәрес оештырылды.
“Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты һәм профминимум “Русия – минем офыклар” проекты кысаларында Чакмагыш районының Рәҗәп мәктәбендә “Үзеңнең киләчәгеңне ач” профюнәлешле дәрес үтте.
“Русия- минем офыклар” дәресләре профюнәлешле минимум кысаларында оештырыла. Бу гомум белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш сайлауга багышланган эшләрнең бердәм моделе. Чара “Киләчәккә билет” проектының бер өлеше булып тора һәм укучыларга киләчәктә һөнәр сайлауга булышлык итә. Дәресләр атна саен пәнҗешәмбе көнне үтә һәм экскурсияләрне, һөнәрләргә бәйле уеннарны, мастер-классларны үз эченә ала.
-Һөнәри юнәлеш бирү дәресе укучыларны битараф калдырмады, алар илһамланып, дәртләнеп таралышты. Без әлеге дәресләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларына профессионал портретын булдырырга булышыр дип ышанабыз, - ди тәрбия эше буенча директор урынбасары Гөлнара Салихова.