Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 сентябрь , 13:40

Макулатура җый, табигатьне сакла!

23 сентябрьдән алып 15 ноябрьгә кадәр “Бумбатл” бөтенрусия акциясе үтә.

Макулатура җый, табигатьне сакла!
Макулатура җый, табигатьне сакла!

23 сентябрьдән алып 15 ноябрьгә кадәр “Бумбатл” бөтенрусия акциясе үтә. Ул  Президент указы буенча гамәлгә куелган «Экология» милли проектын тормышка ашырырга ярдәм итү өчен бишенче ел оештырыла. Владимир Путин кушуы буенча РФ Табигый ресурслар һәм экология һәм РФ Фән һәм югары белем министрлыклары ярдәмендә оештырылган «Экосистема» волонтерлары, илнең эре компанияләре, иҗтимагый оешмалары һәм волонтерлык берләшмәләре акцияләре белән берлектә уза.
Төп максат - халыкны көнкүреш калдыкларын аерып җыярга өйрәтү, гомумән куллану культурасына җәлеп итү. Акция кысаларында мәктәпләрдә калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртүгә багышланган ЭКОдәресләр һәм лекцияләр уздырыла. Шулай ук макулатура эшкәртү заводларына экскурсияләр оештырда каралган.

Акциядә катнашырга теләүчеләр бумбатл.рф сайтында теркәлергә онытмасын. Анда алар команда яисә шәхси зачетта беренчелек өчен көрәшә алачак.

 

Фото: s34izh.gosuslugi.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: