Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 сентябрь , 13:23

Мәктәпләрдә автобуслар яңартыла

Башкортстанга ел ахырына кадәр 50 мәктәп автобусы кайтачак.

Мәктәпләрдә автобуслар яңартыла
Мәктәпләрдә автобуслар яңартыла

Русия  Президенты Владимир Путин указы буенча тормышка ашырылып килүче “Мәгариф” милл ипроекты кысаларында мәктәпләргә яңа автобуслар кайтартылачак.

- Башкортстанга ел ахырына кадәр 50 мәктәп автобусы кайтачак. Автобуслар озакламый килер дип көтәбез, - ди БР мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин.

Мәктәп автопаркларын республика бюджеты исәбенә да яңарту дәвам итә. Агымдагы елда республика бюджеты исәбенә министрлык тарафыннан 107,4 млн сумлык 17 мәктәп автобусы сатып алынган.

2024 елның 1 июненә республиканың 50 206 укучысы белем алу урынына махсус транспортта йөргән. Моңа мәгариф һәм махсуслаштырылган оешмалар балансында торган 1523 мәктәп автобусы җәлеп ителгән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: