Калтасы районының Калтасы авылында «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзекләндерелгән «Сәламәтлек сукмагын» ачу тантанасы булды.
Сукмак Кооператив урамындагы буа яр буен төзекләндерүнең соңгы этабы булды. Ике елдан артык вакыт эчендә буа бик нык үзгәрде. Территориядә җәяүлеләр өчен юл барлыкка килде, ул тротуар плитәләре белән түшәлгән. Аның буена яктырту фонарьлары һәм ял итү өчен эскәмияләр урнаштырылган. Эшчеләр шулай ук иске ташландык чишмәне чистарттылар. Моннан тыш, биредә яңа балалар спорт мәйданчыгы барлыкка килде.
Агымдагы елның җәендә сулык янындагы урман массивы аша сәламәтлек сукмагы салынды. Аның озынлыгы 1 км чамасы тәшкил итә. Анда яңа яктырткычлар, эскәмияләр һәм урналар пәйда булды.