Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 сентябрь , 09:50

Башкортстанның Кызыл китабы яңартылган

Аның яңа басмасын Уфа галимнәре әзерләгән.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Уфа фән һәм технологияләр университеты зоологлары — вузара студентлар кампусы резиденты-яңа ачышлар белән Башкортстанның Кызыл Китабын бастырып чыгаруга әзерләгәннәр.

Башкортстан Республикасының Кызыл китабы-төбәк территориясендә тереклек итүче сирәк һәм юкка чыгу хәлендә булган хайван төрләренең торышы турында рәсми фәнни-белешмә басма. Анда сирәк һәм югалып бара торган 140 төр хайван күрсәтелгән, аларның һәркайсы җентекле тасвирлама, төсле иллюстрацияләр һәм таралу карталары алган. Яңартылган басмага 47 яңа төр кергән, шул исәптән 30 умырткасызлар һәм 17 умырткалылар. Бер өлеше РФ Кызыл китабының яңа басмасыннан күчерелгән, ә бер өлеше фауна ревизиясе нәтиҗәсендә өстәлгән: республика өчен яңа төрләр ачыкланган, таралу һәм сан буенча яңа мәгълүматлар алынган. Бөҗәкләр исемлеге шактый киңәйтелгән, соңгы елларда Башкортстанда беренче тапкыр табылган төрләр кертелгән, аерым игътибарга һәм мониторингка мохтаҗ хайваннар дөньясы объектларының аннотацияле исемлеге төзелгән.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: