Башкортстанда "Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында Стәрлетамак – Салават юлында эшләр тәмамланган.
Стәрлетамак – Салават – Ишембай киселешеннән Салават юнәлешендә 1,4 км озынлыкта асфальт-бетон алыштырылган, юл кырыйлары ныгытылган һәм юл тамгалары ясалган. Якын арада бу юл участогы файдалануга тапшырылачак.
– Стәрлетамак-Салават трассасы - төп юлларның берсе. Әлеге юл эре сәнәгать үзәкләре арасында транспорт элемтәсен тәэмин итә. Көн саен бу юлдан меңләгән автомобиль уза. Шуңа күрә бу юлның торышын күзәтергә тырышабыз, - диде БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова.
Чыганак һәм фото: БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры