Бишбүләк районының Бәләкәй Сидәк авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Модульле бина «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» төбәк программасы ярдәмендә төзелгән. Яңа ФАП халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм хезмәткәрләргә эшләве уңайлы булсын өчен барлык кирәк-ярак белән җиһазландырылган. Бинада фельдшер кабинеты, күзәтү, процедура бүлмәләре, пациентлар өчен көтү бүлмәсе, санузел, шулай ук персонал өчен кабинетлар бар.
Пациентларны 22 ел медицина өлкәсендә эшләүче тәҗрибәле фельдшер Надежда Семенова кабул итә.
Чыганак һәм фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.