Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 сентябрь , 09:46

Агрокласс ачылуы - безнең өчен зур мәртәбә

Агрокласс ачылуы - безнең өчен зур мәртәбә
Агрокласс ачылуы - безнең өчен зур мәртәбә

«Мәгариф» милли проекты кысаларында Борай районының Борай авылындагы 3 нче урта мәктәп базасында истәлекле вакыйга — тагын бер Агрокласс ачылу булды.

Бу мөһим чара Авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыруга һәм аларның абруен күтәрүгә юнәлдерелгән «агрокласслар» Федераль мәгариф проектын гамәлгә ашыруда чираттагы адым булды.

Бу сыйныфта тәҗрибәле педагог Айгөл Билалова җитәкчелегендә 20 укучы белем алачак. Чарада барлык чыгыш ясаучылар авыл мәктәпләрендә агрокласслар булдыруның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Проектның төп максаты — балаларга аграр юнәлешле һөнәр сайларга ярдәм итү, ул ихтыяҗ белән генә түгел, ә безнең төбәк үсеше өчен дә бик кирәк.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: