Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 сентябрь , 09:58

Виртуаль концерт дөньясына рәхим итегез

Башкортстанның Межгорье шәһәрендә виртуаль концерт залы ачылды.

Виртуаль концерт дөньясына рәхим итегез
Виртуаль концерт дөньясына рәхим итегез

 

 Межгорье шәһәр китапханәсендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында виртуаль концерт залы барлыкка килде. Ул Башкортстан Республикасының сайлап алу конкурсы узган җиде учреждениесенең берсе булды. Милли проект ярдәмендә китапханә музыка сәнгатен яратучылар, шул исәптән мәгариф учреждениеләре укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм шәһәр халкы өчен уникаль мәдәни тартым үзәгенә әвереләчәк. Биредә Русиянең һәм дөньяның әйдәп баручы башкаручыларының концертларын язмада да, онлайн режимда да ишетү һәм күрү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Моның өчен өр-яңа җиһазлар һәм акустик система урнаштырылган. "Бу вакыйга безнең шәһәр өчен әһәмиятле, һәм безнең милли проектларның гамәлгә ашырылуы бик мөһим", - дип ассызыклады муниципалитет җитәкчесе Сергей Мочалов. Тантаналы ачылыштан соң режиссер Леонид Трушкинның Америка сценаристы һәм драматургы Ричард Баэрның «Катнаш хисләр» пьесасы буенча куелган спектакленең беренче виртуаль күрсәтүе булды.

Чыганак: Башкортстан Республикасы Межгорье АТО администрациясе

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: