Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 сентябрь , 15:53

Укучылар, укыгыз гына

Белем илендә хаким булу өчен  мөмкинекләр киң.

Укучылар, укыгыз гына
Укучылар, укыгыз гына

Белем илендә хаким булу өчен  мөмкинекләр киң.

 

Башкортстанда тагын бер «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. Ул Кушнаренко районының Карача-Елга авылы мәктәбендә «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килгән, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә. Мәктәпкә мәгариф үзәге эше өчен җиһазлар бирелгән, шулай ук ике кабинетка ремонт ясалган. Укучылар карамагында ноутбуклар, физика, химия, биология, информатика буенча санлы лабораторияләр барлыкка килгән.

 Яңа җиһазлар ярдәмендә балалар тәҗрибәләр уздырып кына калмыйча, кирәкле күнекмәләр дә ала алачак, бу аларга булачак һөнәрне сайларга ярдәм итәчәк.

«Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге инфраструктурасы мәктәпнең белем бирү мәйданы буларак табигый-фәнни һәм технологик ачышлар, укучыларның функциональ белемен, проект эшчәнлеген, балаларның, педагогларның, ата-ана җәмәгатьчелегенең иҗади, социаль үзбилгеләнүен үстерү өчен файдаланылачак.  

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: