Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 сентябрь , 10:26

Көтеп алдылар

Яше, карты өчен уңайлы.

Көтеп алдылар
Көтеп алдылар

Яше, карты өчен уңайлы.

Башкортстанның Калтасы районы Калтасы авылында Владимир Путин фәрманы белән булдырылган «Торак һәм уңайлы шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында төзекләндерелгән «Сәламәтлек сукмагы»н ачу тантанасы булды. Сукмак 2022 елда башланган Кооператив урамындагы буа яр буен төзекләндерүнең йомгаклау аккорды булды.

 Ике елдан артык элек барысы да инкубатор буасы дип атаган Буа танымаслык булып үзгәрде. Тротуар ташлары белән түшәлгән җәяүлеләр сукмагы хәзер сулыкны уратып ала, ә анны тирәле яктырту фонарьлары һәм ял итү өчен эскәмияләр урнаштырылган.

 Иске ташландык чишмә чистартылды һәм төзекләндерелде, шулай ук яңа балалар спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Агымдагы елның җәендә сулык янындагы урман катламы аша сәламәтлек сукмагы салынган. Аның озынлыгы бер километрга якын. Эш барышында иске агачлар киселде, төпләре йолкып алынды, юл салынды һәм бордюр ташлары куелды.

 

Брусчатка салгач, йөрү өчен уңайлы мәйдан да булды. Яңа яктырткычлар, уңайлы эскәмияләр, кул астындагы чүп савытлары кулгач бу урында Калтасының яше дә, карты да иркенләп ял итәр, дип ышаналар район хакимиятендә


Көтеп алдылар
Көтеп алдылар
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: