Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 сентябрь , 14:30

Бездә кече предприятиеләр үсештә

Алар республикада яшәүче халыкның чирек өлешен эш белән тәэмин итә.

Бездә кече предприятиеләр үсештә
Бездә кече предприятиеләр үсештә

Бүген Башкортстанда 136,7 мең урта һәм кече эшкуарлык субъекты санала. Алар республикада яшәүче халыкның чирек өлешен эш белән тәэмин итә. Бу 2023 елга караганда 4,9 процентка күбрәк. Шулай дип белдерә БР эшкуарлык һәм туризм министрлыгы.
Бу өлкәдә үсеш дәүләт ярдәме чаралары белән тәэмин ителә. Шуларның берсе - "Кече һәм урта эшкуарлык һәм үзаллы эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү" милли проекты.
Республикада үзмәшгульләр саны да сарта. Төбәктә яшәүче 237 мең кеше рәсми теркәлүне һәм махсус салым режимын сайлаган. Бу былтыргы күрсәткечтән 27,8 процентка күбрәк.
2024 елның 10 сентябре мәгълүматларына ярашлы, республикада микропредприятиеләр саны 5 процентка арткан - 132,1 меңгә җиткән. Шулай ук кече һәм урта предприятиеләр күбәйгән. Быел кече һәм урта компанияләрнең акча әйләнеше 203 млрд. сумнан арткан. Бу былтырның беренче кварталы белән чагыштырганда 21,1 процентка күбрәк.

Фото: checkcity.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: