"Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе беренче тапкыр Кыргызстанга озатылырга тиешле бөртекле (грануллы) көнбагыш шротының 1022 тоннасына контроль тикшерүе үткәргән. "Башкортстанның эре май җитештерү предприятиесе Кыргызстанга беренче тапкыр 14 партия терлек азыгы бушатты", -дип белдерә әлеге ведомство.
Лабораториядә үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә экспортерга 14 фитосанитар сертификат бирелгән. Бөртекле көнбагыш шроты Кыргызстанга экспортланган.
Күптән түгел Башкортстан Казахстанга 506 тонна арпа озаткан иде. Мондый эшләр, искә төшерик, "Халыкара кооперация" милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Аның максаты - чимал һәм энергетик булмаган товарлар үсешен 2030 елга кадәр, 2020 елга караганда, 70 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә тәэмин итү.
"Башинформ" буенча.