БДБ илләренең иҗади һәм фәнни интеллигенциясе форумы үз эшен төгәлләде. Елның төп гуманитар чарасы беренче тапкыр төбәк үзәгендә уздырылды. Моңа кадәр барлык форумнарны БДБ илләре башкалалары кабул итте.
“Форумны нәкъ менә безнең республикада уздыру карары – безнең өчен зур дәрәҗә, " - дип билгеләп үтте Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. - Бүген форумда тәкъдим ителгән һәр ил гомум дөнья мәдәниятенә һәм, әлбәттә, БДБ илләре мәдәниятенә үз өлешен кертә. Һәм безнең бурыч - бу байлыкны саклау һәм үстерү, дәүләтләрнең үзенчәлеген һәм суверенитетын хөрмәт итеп, бер-беребезне тулыландыру”.
Өч көн дәвамында бердәмлекнең 250дән артык вәкиле уртак эш планнары турында фикер алыштылар, фән, мәгариф, мәдәният, мәгълүмат, яшьләр белән эшләү өлкәсендә багланышларның иң актуаль мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерләделәр. Форумның төп темасы – “Бәйсез Дәүләтләр Берлеге: мәдәниятләрнең уртак кыйммәтләре һәм күптөрлелеге " - очрашуда катнашучылар җыелган үзәк панель дискуссиядә, тематик дискуссия мәйданчыкларында һәм профильле түгәрәк өстәлләрдә чагылыш тапты. Форум кысаларында БДБ илләренең гуманитар хезмәттәшлек Советы һәм БДБ илләренең дәүләтара гуманитар хезмәттәшлек фонды Идарәсенең уртак утырышы узды.