Барлык яңалыклар
10
Милли проектлар
20 сентябрь 2024, 11:15

“Биредә 462 спектакль уйналды...”

Радий Хәбиров курчак театрында яңа сезон турында фикерен белдерде.

“Биредә 462 спектакль уйналды...”
“Биредә 462 спектакль уйналды...”

   Башкорт дәүләт курчак театры 93 нче сезонын ача. Быел яңартылган, заманча һәм уңайлы бинада, дип ассызыклады төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров үзенең телеграмм- каналында.

  «2023 елның декабреннән бирле биредә 462 спектакль уйналды, аларны 81 149 тамашачы карады, — дип ачыклык кертте ул. -  Нәкъ менә шул вакытта артистлар масштаблы реконструкциядән соң беренче спектакль куйдылар.  Без аны «Мәдәният»  милли  проекты буенча уздырдык”.

 Яңа сезонда премьералар, республика буйлап гастрольләр, фестивальләр булачак. 26-29 сентябрьдә Уфада Сергей Образцов исемендәге легендар дәүләт академия үзәк курчак театрын гастрольгә көтәләр. Аның артистлары Башкорт дәүләт курчак театрында Алтын фондтан берничә спектакль күрсәтәчәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: