Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 сентябрь , 09:34

Орлыклар чит илгә китә

Орлыклар экспортка өч тапкыр күбрәк озатыла. 

http://www.rsn-rb.ru
http://www.rsn-rb.ru

Башкортстан экспортка орлык озату күләмен өч тапкырга арттырган.

Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе Европа Берлеге һәм Евразия икътисадый берлеге илләренә экспортка озатуга әзерләү өчен 2024 елның 9 гыйнварыннан 10 сентябренә кадәр бөртекле-кузаклы, мал азыгы һәм майлы культуралар орлыкларының 212 партиясен тикшергән.

“Контроль тикшерүе үткән орлык материалының гомум күләме 4282 тонна тәшкил итә. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч тапкырга артыграк. Ул вакытта Башкортстан чит илләргә гомум массасы 1352 тонна булган 70 партия орлык сатты”, – диләр күзәтчелек ведомствосында.

Орлык үрнәкләре Башкортстан сынау лабораториясендә тикшерелгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча барлык орлыклар да импортер илләрнең – Беларусь, Германия, Казахстан һәм Кыргызстанның – карантин фитосанитар таләпләренә тулысынча туры килә.

Исегезгә төшерәбез, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектының максаты – 2030 елга чимал һәм энергетика булмаган товарлар экспортын 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган күләмдә үстерү.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: