Башкортстанның ГАИ автопаркы 60 яңа патруль машинасы белән тулыланды.
Уфада Башкортстан буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Александр Прядко төбәк дәүләт автоинспекциясе җитәкчелегенә юл-патруль хезмәте өчен 60 яңа “Наval” маркалы патруль автомобиле ачкычларын тапшырды.
Машиналар ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында алынган. Барлык автомобильләргә дә видеорегистраторлар, тавыш көчәйтүче сигнал җайланмалары һәм рацияләр урнаштырылган.
Патруль машиналары дәүләт автоинспекциясенең төрле бүлекчәләренә озатылды.
Шуны да әйтергә кирәк: яңа машиналарда исерек воительләр катнашлыгында аварияләрне булдырмау эшендә гражданнар белән турыдан-туры хезмәттәшлек итү өчен арткы пыялага QR-кодлар ябыштырылган. Аны мобиль җайланма ярдәмендә сканлаштырап, БР буенча Эчке эшләр министрлыгының “ышаныч телефоны”на шалтыратырга яки телеграмда ГАИның чат-ботына язарга мөмкин.