Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 сентябрь , 09:40

Чишмә районының изге урыннары

Стәрлетамакның бер төркем пенсионерлары аларны барып күргәннәр. 

Чишмә районының изге урыннары
Чишмә районының изге урыннары

Стәрлетамак пенсионерлары “Башкортстан озын гомере. Туризм” проекты буенча Чишмә районына бардылар. Алар “Чишмә районының изге урыннары буенча” экскурсия программасында катнашканнар.  

Әйтергә кирәк, бу программа ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проекты максатларына туры китереп оештырылган.

Стәрлетамаклылар Түбән Тирмә авылындагы Визит-үзәккә барганнар. Экскурсия программасы кысаларында пенсионерлар Хаҗи Хөсәенбәк исемендәге җәмигъ мәчетендә һәм Изге Богородица Успение храмында, Җиңү паркында булганнар.

Шулай ук алар Русия Федерациясе Герое Серафимов Максим Владимирович исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркы белән танышканнар. Программада катнашучылар өчен “Партизан авылы” буйлап та экскурсия үткәрелгән.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: