17-21 сентябрьләрдә Түбән Новгород өлкәсендә Югары технологияләр чемпионатының финалы үтә.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы һәм “Профессионалитет” федераль проект кысаларында узучы бу чарада Башкортстан конкурсантлары 4 компетенция буенча катнаша.
Чемпионатта 5 меңләп кеше катнаша,шул исәптән студентлар, укучылар, эксперт һәм индустриаль берләшмәләр, сәнәгать һәм инновацион предприятиеләр җитәкчеләре, чит ил делегацияләре.
Егет-кызларыбызга җиңүләр теләп калыйк.
Фото: Башинформ.