Төркиянең йөк күтәрү корылмалары җитештерүгә махсуслашкан Özfatihler компаниясе Уфа районында технологик линия монтажлый башлады.
Әлеге вакытта мәйданда кран һәм видеокүзәтү системасы урнаштырыла, шулай ук Русия һәм чит ил поставщиклары белән килешүләр төзелә. Проект Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Мәгълүматларга караганда, 2023 елда Төркия Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше нәтиҗәләре буенча икенче урынны били (13,7 процент).
Фото: Башинформ.