Ишембай районында яшь буынга матур тәрбия бирү эше яхшы оештырылган. Күптән түгел районның Балалар иҗат үзәге матур бүләкләр кабул итеп алды.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында бирегә өр-яңа музыка кораллары һәм җиһазлар кайтарылды. Финанслауның гомум күләме 4 миллион 652 мең сум тәшкил иткән. Бу, үз чиратында, белем бирү учреждениесенең матди-техник базасын яңартырга мөмкинлек бирде.
Бүленгән акчаларга 25 музыка коралы, шул исәптән, классик гитаралар, скрипка, тынлы инструментлар, аккардеон, пианино һәм электр гитарасы, музыкаль инструментлар өчен 27 комплектлау җиһазы, шулай ук мольбертлар, натюрморт өчен өстәлләр, ноутбук һәм телевизор һ.б. сатып алу мөмкин булган.
Фото: Башинформ.