Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 сентябрь , 11:38

Авыл парклары арта!

Әбҗәлил яклары гүзәл табигате белән сокландыра. Аның авыллары да көннән-көн яңара, матурлана.

Авыл парклары арта!
Авыл парклары арта!

   Әбҗәлил яклары гүзәл табигате белән сокландыра. Аның авыллары да көннән-көн яңара, матурлана.

   Аскар авылындагы “Курай” паркының ачылуын да урындагы халык көтеп алды. “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектына ярашлы тормышка ашырылган эшләр “Курай” паркы җирлегендә 2022 елдан алып барылды. Үзәк мәйданнан, нурлар кебек, мәйданчыкларга барып тоташкан сукмаклар тарала. Паркның исеме дә курайны – башкорт милли музыка коралын – күзаллап бирелгән, әлбәттә.

   75 мең квадрат метрны үз эченә алган мәйданда халыкка ял итү өчен пикник зоналары белән беседкалар, күл һәм аның яр буенча пляж булдырылган. Биредә балаларга һәм өлкәннәргә кинәнеп ял итү өчен бар мөмкинлекләр бар.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: