Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 сентябрь , 08:37

Медицина өлкәсендә автомобильләр бик кирәк

“Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанның Чишмә районы үзәк дәваханәсе автопаркы яңа “Лада Гранта” автомобиле белән баетылды.

Бу машина авыл җирендә яшәүче хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле пациентларны поликлиникаларга һәм дәваханәләргә илтү өчен тәгаенләнгән һәм заманча җиһазландырылган. Яңа автомобиль амбулатория-поликлиника хезмәтенә тапшырылачак һәм табибларга ерак торак пунктларда яшәүче пациентларга оператив рәвештә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.

Соңгы елларда Чишмә дәваханәсенең автопаркы сизелерлек яңартылган: ике “LADA Granta” автомобиле, күчмә фельдшер-акушерлык пункты һәм ике “Lada NIVA TRAVEL” автомобиле кайтарылган анда.

«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты Русия Президенты Владимир Путин указы буенча 2019 елда тормышка ашырыла башлаган «Сәламәтлек саклау»милли проекты буенча үтәлә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: