Ел башыннан республиканың мәшгульлек үзәкләре “Демография” милли проекты кысаларында һөнәри белем үзләштерү һәм яңадан уку программалары буенча 2,4 мең гаризаны хуплаган. Бу хакта БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итәләр.
1,4 мең кеше туры килгән программаларны сайлап, укуга килешү төзегән. 115 кеше әлеге көндә укуын төгәлләгән дә инде.
-Дәүләт программасы ярдәмендә Башкортстанда көннән-көн эшче һөнәрен үзләштерүчеләр арта. Ә бу дефицит. Быел программада катнашучы СВО ветераннары, яшь балалы аналар, 50 яшьтән өстәгеләр, эшсезләр һәм эшен югалту куркыныч булганнар. Алар республика хезмәт базарында өстенлекле саналган 280 юнәлештә бушка укып чыга ала. Әлеге юнәлешләр турында «Работа в России» порталында укып белеп була, - ди БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазифасын баашкаручы Ленара Иванова.
Фото: pravitelstvorb.ru