Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 сентябрь , 09:45

Яшьләр фәнгә тартыла

Яшь галимнәр клубының беренче утырышы узды.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Яшь галимнәр клубының беренче көзге утырышы Уфада Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусында узды. Чараны «Фән һәм университетлар» милли проекты максатларына туры китереп үткәрделәр.

Очрашу барышында катнашучылар коммуникацияләр өлкәсендә «Фәнни открытка» яңа флагман проектын булдыру турында фикер алыштылар. Бу аралашуның һәм белемнәрне үстерүнең башка гадәти форматларына үзенчәлекле альтернатива булыр дип планлаштырыла. Хәзер проект эшләнә. Идея авторлары фикеренчә, ул галимнәрнең ачыклыгын һәм формаль булмаган аралашуын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, бу яшь галимнәр клубының кыйммәтләренә туры килә. Инновацияләрне уңышлы гамәлгә керткәннән соң, аны Русиянең башка төбәкләрендә дә гамәлгә ашырырга планлаштыралар.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: