"Баланы спортка алып кил" акциясе Яңавыл шәһәрендә "Спорт — тормыш нормасы" федераль проекты кысаларында узды.
Акция барышында тренерлар үзләренең булачак тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре белән очраштылар, төрле спорт төрләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр һәм секцияләргә дәресләргә чакырдылар.
Чара «Юность» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең җыелма командасы чыгышыннан башланды. Шулай ук спорт мәктәбенең күпсанлы тренерлар составы тәкъдим ителде. Моннан тыш, шәһәрнең иҗат һәм спорт берләшмәләре үз юнәлешләре белән таныштырдылар. Мәсәлән, «Батыр» клубы егетләре патриотик номерны күрсәттеләр. Пионерлар һәм мәктәп укучылары йорты, Яшь техниклар станциясе һәм сәнгать мәктәбе түгәрәкләре җитәкчеләре дә үз секцияләренә дәресләргә чакырдылар.