Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 сентябрь , 10:55

Юллары ялтырап торачак

Башкортстанда милли проект буенча район юлын ремонтлыйлар.

Юллары ялтырап торачак
Юллары ялтырап торачак

     Стәрлетамак районында Подлесное-Талалаевка-Олы Куганак юлларын ремонтлау эшләре бара. Талалаевкадан алып Стәрлетамакка борылышка кадәр 4 километрлы участокта юл төзүчеләр үзен яхшы яктан күрсәткән ресайклинг технологиясен кулланалар, дип хәбәр иттеләр Башкортстан юл хуҗалыгы идарәсендә.

    Подрядчылар ресайклер ярдәмендә грунтны тотрыклыландырдылар һәм нигезнең өске катламын асфальт-бетоннан ясарга керештеләр. Аннары алар асфальт салу, юл кырыйларын ныгыту һәм билгеләр кую белән шөгыльләнәчәк.

     Бу 2024 елда «Хәвефсез сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында ремонтлана торган чираттагы объект, дип билгеләделәр юл хуҗалыгы идарәсендә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: