Мәләвез үзәк район дәваханәсендә яңа маммограф эшли башлады. Заманча җиһазларны «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» программасында катнашу нәтиҗәсендә урнаштырдылар. Проект Русия Президенты Путин инициативасы буенча тормышка ашырыла.
Хәзер пациентларны тикшерү цифрлы форматта узачак. Бу тикшерү процессын тизләтергә һәм яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа цифрлы аппарат табибларга сөт бизләре авыруларына сыйфатлы диагностика ясарга, төрле патологияләрне, шул исәптән яңа шешләрне вакытында ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Цифрлы маммографның төп өстенлеге - тикшеренү вакытында пациентка нур йөкләнешенең кимүе һәм процедураның дәвамлылыгы – ул 10 минуттан артмаска тиеш.