-1 °С
Ачык
19 сентябрьдә Уфада Карл Маркс урамы, 3 адресы буенча “Каты конкуренция шартларында бизнесны алга җибәрү ысуллары” дигән бушлай семинар узачак. Чара "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" милли проекты кысаларында уздырыла.
Чарада катнашучылар бизнеста конкуренция алымнарын өйрәнәчәк, алга җибәрү өчен тугыз төп инструментны һәм аларның үзенчәлекләрен офлайн һәм онлайн форматларда караячак. Шулай ук бу өлкәдә 2024 ел трендларына анализ ясалачак. Семинар 11:00 сәгатьтә башлана.