Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 сентябрь , 11:35

“Автомобильдә сәяхәт итәргә теләүчеләр елдан-ел арта”

Менә Зилаирда да  автотуристлар өчен модульле йортлар төзелде.

“Автомобильдә сәяхәт итәргә теләүчеләр елдан-ел арта”
“Автомобильдә сәяхәт итәргә теләүчеләр елдан-ел арта”

Зилаир районында «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларында яңа модульле йортлар төзелде. Бу Уфа – Зилаир районы – Оренбург өлкәсе автоюлы һәм Магнитогорск – Ира трассасы буенча автотуризмны үстерү өчен шартларны яхшырта. Проектны гамәлгә ашыру өчен шәхси эшкуар 2,3 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме алган. Инвесторның үз акчалары 2,6 млн сум тәшкил иткән.

    «Алан»  кемпингы 6 йорттан тора, гомуми сыйдырышлылыгы – 12 кеше. Һәр йортта2-4 йокы урыны. Шулай ук мунча, мунча чаны, мангал зонасы бар. Кышын кар машиналарын прокатка алырга мөмкин.

    Хәзерге вакытта территориядә юл буе кафесы, кунак йорты төзелеше төгәлләнә. Аларны 2024 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: