Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 сентябрь , 15:45

Үз эшеңне башлау өчен ярдәм

Башкортстандагы микрокредит оешмасы Уфа шәһәрендә яшәүче архитекторга 1 млн сум күләмендә финанс ярдәме күрсәткән.

Үз эшеңне башлау өчен ярдәм
Үз эшеңне башлау өчен ярдәм

 

Башкортстандагы микрокредит оешмасы Уфа шәһәрендә яшәүче архитекторга 1 млн сум күләмендә финанс ярдәме күрсәткән. Бу акчага эшкуар үзенең офис бинасына ремонт  ясаган. Бу офиста ул клиентларын кабул итә, консультацияләр бирә.

  • Бизнеска ярдәм итү РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Урта һәм кече эшкуарлык” милли проекты кысаларында башкарыла. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров моның өчен төрле чаралар куллана, - дип билгеләп үтте Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.

Уфа архитекторы Артем Дәүләтов үзенең бизнесын бер ел элек башлаган һәм аңа 2 миллион сум акча салган.

  • Мин ни өчен шундый бизнеска тотындым? Базарны әйбәтләп өйрәнгәннән соң шуны аңладым: профессиональ архитекторлардан сыйфатлы дизайн-проектлар бик аз, - ди Артем.

Әлеге вакытта компания Уфада офис һәм компьютер креслолары сатар өчен 12 сәүдә ноктасы ачуга килешү төзегән. Эшкуар шулай ук шәһәр янында шәхси йортлар һәм коттедж поселокларына генераль планнар проектлавын дәвам итә. Киләсе елга ул үзенең коллективын 20 кешегә кадәр җиткерергә планлаштыра.

Микрозаймнар алырга МСП корпорациясенең цифрлы платформасы яисә Башкортстан микрокредит компаниясенең рәсми сайты аша алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон +7 (347) 246-20-50.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: