Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 сентябрь , 09:45

Һәръяклап үсәргә мөмкинлек бирә

Әбҗәлил районындагы ике авылда “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды.

Һәръяклап үсәргә мөмкинлек бирә
Һәръяклап үсәргә мөмкинлек бирә

Әбҗәлил районында РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәкләрен ачу тантанасы булды. Алар Бурангол һәм яңа Балапан мәктәпләрендә барлыкка килгән. Проект кысаларында уку кабинетларына  күп функцияле җайланмалар, микроскоплар, химия, физика буенча тәҗрибәләр күрсәтү өчен җайланмалар, программалаштырыла торган Робототехник платформаларның уку җыелмалары, киңәйтелгән Робототехник җыелмалар, ноутбуклар һәм башкалар урнаштырылган. «Үсеш ноктасы» үзәкләре заманча таләпләргә җавап бирә торган шартларда сыйфатлы гомуми белем алу, балаларның һәм педагогларның иҗади социаль тормышка ашуы өчен мөһим. Мондый үзәкләр ярдәмендә безнең мәктәпләрдә укучылар, үзләренең потенциалын ачып, һәрьяклап үсә алачак", - дип ассызыклады Әбҗәлил районы администрациясе башлыгы Илдар Нәфыйков. Үз чиратында, педагоглар һәм укучылар кунакларга заманча җиһазландырылган искиткеч кабинетларны горурлык белән күрсәттеләр, киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Әбҗәлил районында 20  «Үсеш ноктасы» үзәге эшли: дүртесе - цифрлы һәм гуманитар профильле, 16сы - табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле.

Чыганак: Әбҗәлил районы хакимияте.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: