Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 сентябрь , 09:37

Беренче агрокласслар

Башкортстанның Борай районында беренче агрокласслар барлыкка килде.

Беренче агрокласслар
Беренче агрокласслар

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән  "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Борай районында ике агрокласс ачылды. Алар авыл хуҗалыгын яшьләр арасында популярлаштыру һәм иртә һөнәри юнәлеш бирү максатларында төзелә. Хәзер укучылар кирәкле аграр белгечлекләр буенча эшләү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр ала алачаклар. Булачак аграрийлар өчен заманча махсус җайланмалар белән җиһазландырылган уку кабинетлары бүлеп бирелгән. 1 нче мәктәпнең 14 укучысы класс җитәкчесе Алсу Ямурова җитәкчелегендә агрономия һәм авыл хуҗалыгы дөньясына беренче адымнарын ясыйлар. 3нче мәктәптә 20 укучы исәпләнә, Алар Айгөл Билалова җитәкчелегендә белем алачак. "Бу Борай авылында мәктәп мәгарифе өчен тарихи вакыйга! Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксыну тәрбияләү һәм агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләү — ул безнең иртәгәге көнгә акыллы өлешебез! Укучыларыбыз районыбызның авыл хуҗалыгы һәм икътисады үсешенә үзләреннән зур өлеш кертер дип ышанабыз", - дип билгеләп үтте Борай районы администрациясе башлыгы урынбасары Илвер Нурмөхәммәтов. «Агрокласслар» проекты Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, Башкорт дәүләт аграр университеты, урта белем бирү мәктәпләре, агроколледжлар белән берлектә, төбәкнең алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта республикада шундый 130 дан артык сыйныф булдырылды һәм эшли.

Чыганак

: Башкортстан Республикасы Борай районы муниципаль районы администрациясе

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: