Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 сентябрь , 13:49

Барсы да биредә башлана!

Балалар бакчасы – баланың социаль тормышка аяк басуының тәүге баскычы. Бирегә ул уңайлы һәм җылы гаилә мохитеннән килә һәм, әлбәттә, бакчада да үзен рәхәт хис итәргә тиеш.

Балалар бакчасы – баланың социаль тормышка аяк басуының тәүге баскычы. Бирегә ул уңайлы һәм җылы гаилә мохитеннән килә һәм, әлбәттә, бакчада да үзен рәхәт хис итәргә тиеш.

Соңгы елларда Башкортстанда яңадан-яңа балалар бакчалары төзелә, шулай ук элек төзелгәннәре төзекләндерелә, заманча итеп ремонтлана. Бу зур эшләр Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның шәхси контроле астында тормышка ашырыла.

“Безнең өчен мөһим бурыч – ул мәгариф. Безнең балалар өчен һәр мәктәптә – ерак авылларда да, шәһәрләрнең яңа төзелгән районнарында да – сыйфатлы укыту һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар тудырылырга тиеш”, - дигән иде Радий Фәрит улы үзенең БРның Дәүләт Җыелышы-Корылтайга җибәргән Юлламасында.

Мәгарифнең мәктәп системаларын модернизацияләү федераль программасына ярашлы, 2025-2027 елларга балалар бакчалары биналарын капиталь ремонтлауга исемлек  җыю игълан ителгән иде. Анда Хәйбуллалылар да актив катнашты һәм районның өч балалар бакчасы бинасы бу программага кертелде.

-2025 елга – Акъярның “Яйгор” балалар бакчасына, 2026 елда – Акъярның “Бәпембә” һәм 2027нче елда Бүребайның “Солнышко” балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәреләчәк, - ди бу уңайдан Хәйбулла районы Мәгариф идарәсенең административ-хуҗалык бүлеге җитәкчесе Гүзәл Рәхимҗан кызы Кадаева.

- Болар безнең райондагы иң эре өч балалар бакчасы. 2021 елда Подольск авылындагы балалар бакчасында республика акчасына 11 миллион сумлык капиталь ремонт эшләнде. Электр белән тәэмин итү системасы, АПС системасы тулысынча алыштырылды, түбә ремонтланды, шулай ук ремонт-бизәү эшләре башкарылды, өлешчә мебель сатып алынды, һәм, әлбәттә, балалар бакчасының тышкы кыяфәте бик тә күркәмләнде, эшләре җайга салынды.

Гүзәл Рәхимҗан кызы әйтүенчә, Подольск балалар бакчасы моннан 40 ел чамасы элек, совхозлар чорында төзелгән һәм моңа кадәр бер дә капиталь ремонт күрмәгән булган. Бары тик 2024 елда гына район хакимияте, табигать байлыкларыннан файдаланучылар белән берлектә, иганәчелек фонды исәбенә анда тагын да 3,2 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылган.

2025 елга биредә бинаның тышкы ягын җылыту һәм яңарту эшләрен башкарырга, бакча мәйданын төзекләндерү эшләрен тәмамларга, шулай ук мебельләрне яңартырга дигән планнары бар.

Ике ел дәвамында инде Татырүзәк авылындагы балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре бара икән. 2022 елда бинаның түбәсен ябып, тәрәзәләр куйганнар, ә инде 2023 елда 6 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган: яңа беседкалар куелган, яңа планировка эшләнгән, беседкаларга, уен мәйданнарына заманча сукмаклар салынган һ.б. 2024 елда биредә үк бинаның фасады яңартылган.

Бүгенге көндә 2025 елга чаралар планы эшләнә. Эшләр балалар бакчасының инде эчке ягында башкарылачак: электр һәм су үткәрү-канализация системалары, сантехника корылмалары тулысынча алыштырылачак.

“Шатлык” балалар бакчасында да капиталь ремонт эшләнә. 2022 елда анда баскыч эшләгәннәр, шулай ук янгыннан саклану өчен җайланма баскыч төзелгән булган. 2024 елда биредә үк җылылык трассасы системалары алыштырыла, шулай ук котельнядан алып бинага кергән һәм балалар бакчасына алып килүче юл өлешчә асфальтлана.

-Иганәчелек фонды ярдәмендә безнең Хәйбуллада менә шундый зур һәм бик тә мөһим эшләр башкарыла. Әлеге көндә Уфимский авылында 60 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү буенча проектыбыз дүәүләт экспертизасы уза, - диде Гүзәл Рәхимҗан кызы.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: