Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 сентябрь , 11:26

Парклар авылларга да кирәк

Төзелеш эшләре сентябрь ахырына кадәр төгәлләнергә тиеш.

Парклар авылларга да кирәк
Парклар авылларга да кирәк

Республикага  кайтып эшли башлагач та Радий Хәбиров муниципалитетлар үсеше программасын тормышка ашырганда торак пунктларның тышкы кыяфәтенә, уңайлы мохит тудыруга төп игътибарны юнәлтү турында аерым билгеләп үткән иде. Бу уңайлы, заманча парклар, ял зоналары, үсешкән инфраструктура дигән сүз.

2019-2024 нче елларда торак пунктлардагы җәмәгать урыннарын төзекләндерү, заманга туры килерлек итеп үзгәртү буенча зур эшләр башкарылды. Бу эшләр дәвам итә. Мәсәлән, Мишкә районы да “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проектын тормышка ашыруда актив катнаша.

Әлеге көннәрдә районның Чурай авылында мәдәни һәм ял паркын төзекләндерү эшләре бара. Төзелеш эшләре сентябрь ахырына кадәр төгәлләнергә тиеш.
Ә Күгәрчен районының Мрак авылында "Шатлык" паркы тантаналы ачылган да инде. "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" милли проекты программасы булышлыгында төзелгән парк хәзер авыл халкының заманча ял итү һәм күңел ачу урыны.

Фото: bashkortostan.er.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: