Уфаның кайсы паркында иң матур көз икән?
Русия экспертлары парклар арасыннан кешеләргә ял итү өчен иң матур, уңайлы, көзнең алтынлыгына төренгәнен сайлаганда Уфаның Иван Якутов исемендәге паркына игътибар иткәннәр.
Биредәге шартлар, матурлык, агачларның алтын-кызыл төсләргә төренгән нуры, фотосурәтләр ясарлык гүзәл урыннар, какао эчеп, саф һава сулап, җан вә тән белән ял итү мөмкинлеген бирә. Шул сыйфатлары өчен бу парк иң матур 10 парк исемлегенә кергән.
Бу хакта Туту сәяхәтләр сервисы хәбәр итә.
Парк яңартылды, “ Торак һәм уңайлы шәһәр моһите” гомумдәүләт проекты кысаларында ул күркәм үзгәрешләр кичерде. Шуңа да, шәһәр советының беренче рәисе - Иван Якутов исемен йөртүче парк хәзер гаиләләрнең яраткан ял урыны.
Фото: tripadvisor.ru, вк, dzen.ru, bashinform.ru