Башкортстанда тирә-як мохитне саклау, тазарту өлкәсендә шактый күп эшләр башкарыла.
“Экология” милли проектының “Чиста ил” федераль проекты кысаларында 2024 ел ахырына кадәр республикада 6 эре санкцияләнмәгән чүплек юк ителәчәк. Алар Баймак, Стәрлетамак, Сибай, Күмертау, Благовещен һәм Дәүләкән шәһәрләре янындагы чүплекләр.
– Санкцияләнмәгән чүплекләр саны буенча без Русия Федерациясендә беренчеләр рәтендә идек. 2019 елдан башлап без 3 меңнән артык шундый чүплекне бетердек. Һәм бу эшне дәвам итәбез. Әмма бездә 91 эре чүплек бар, аларны бетерү өчен безнең үз көчебез генә җитмәячәк. Алар “Генераль җыештыру” федераль проектына кертү өчен беренчел исемлеккә керделәр, – дигән иде Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы елның апрелендә республика сәнәгать объектларында экологик мониторинг мәсьәләләре буенча киңәшмәдә.
“Башкортстанны кешегә яшәү өчен иң уңайлы төбәк итү максаты үзгәрмәде” дигән иде БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайда чыгыш ясап, премьер-министры Андрей Назаров. Бу юнәлештә эшләр туктаусыз дәвам итә. Мәсәлән, Баймак шәһәре чигендәге санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияләү өчен ООО “Автострой” белән 2022 елның 29 мартында 197,658 млн.сумга дәүләт контракты төзелде. Чүплек шәһәрдән нибары 1 км читтә урнашкан һәм 12, 6 гектар җир биләгән. Анда 216 кубаметрга якын чүп җыелган. Шунда ук үләт базы да булган.
Нәрсә соң ул рекультивация? Тирә-як мохиткә һәм кешеләргә негатив йогынты ясаучы санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү дигән сүз ул. Ягъни агулы газлар чыгу, эчәр суларга агулы матдәләр үтеп керүне кисәтү. Свалка биш катлы махсус материал белән каплана, андагы газ, суларны чыгару системасы урнаштылыра. Менә шулар эшләр барышында Баймак чигеннән 200 мең тонналык чүплек рекультивацияләнгән. Бушатылган урынга үлән чәчү каралган. Бу республикада “Чиста ил” проекты кысаларында зур чүплекне рекультивацияләүнең тәүге очрагы.
Чүплекләрне рекультивацияләүгә федераль бюджеттан саллы акчалар алу, берсүзсез, Башкортстан җитәкчелеге командасының тырышлыгы.
Шулай ук бу БР экология министрлыгы хезмәткәрләренең документация һәм нигезләмә әзерләү буенча зур хезмәте. Моны Радий Фәрит улы хәбиров та билгели.
Барлыгы республика тарафыннан 2023-24 елларда шәһәр чигендәге 6 зур чүплекне рекультивацияләүгә федераль бюджеттан 1 млрд 535 млн сум акча алынган. Республика бюджетыннан 515 млн сум бүленгән.
– Проектның төп максаты – халыкның тормышын яхшырту һәм чүплекләрнең кеше сәламәтлегенә негатив йогынты ясавына чик кую. Сибай һәм Баймактагы чүплекләрнең кеше тормышында нинди уңайсызлыклар тудыруын анда яшәүчеләр генә тулы мәгънәсендә беләдер. Чүплектә әледән-әле янгыннан чыгып тора, аның төтене шәһәрләргә килә... Һәм менә рекультивация әлеге проблемаларны хәл итә һәм бу бик сөенечле хәл, – ди җирле халык вәкилләре.