Ул балалар ихтыяҗларына җавап бирүче заманча инфраструктураны булдыру, укучылар санын арттыру өчен яңа урыннар ачу, балалар сәнгать мәктәбе дә шул исәпкә керә, шулай ук федераль һәм республика бюджетларыннан матди-техник базаларны ныгытуга субсидияләр бүлү каралган. Концепеция кысаларында технологик түгәрәкләр челтәрләре булдырыла һәм аларда яңа инженерлар һәм галимнәр буыны әзерләнә.
"Белем" милли проектының "Һәр баланың уңышы" төбәк проекты шушы максатларга ярдәм итә. Әлеге программа балаларның сәләтләрен ачу һәм аны арытаба үстерүгә булышлык күрсәтүгә юнәлтелгән.
"Без бүген яшьләрнең эшче һөнәрләрен ешрак сайлауларын күрәбез. Кадрлар әзерләүдә иртә һөнәри юнәлеш бирү зур әһәмияткә ия. "ОДК-УМПО" предприятиесе генә 2 мең белгечне эшкә кабул итәргә әзер. Аларны колледжларыбыз әзерләргә тиеш. Нефтекама, Бәләбәй һәм Туймазы машина төзү заводларының да өстәмә эшче көчләргә зарурлыклары бар. Без колледжларда профильле белгечлекләр буенча кабул итү планын 580 кешегә арттырдык. Ләкин бүген бу санны 2-3 меңгә җиткерергә кирәк", диде БР җитәкчесе Радий Хәбиров.
"Һәр баланың уңышы" проекты Урал арты районнарында да таләп ителә. Сибайда гына 2021-2023 елларда белем учреждениеләрендә сәнгать, социаль-гуманитар, спорт, туристик-крайны өйрәнү, гыйльми-гамәли юнәлешләр буенча гомум 5 224 595, 47 млн. сумга өстәмә яңа 930 урын булдырылган.
Мәсәлән, Сибай балалар технопаркында 2022 елның сентябрендә "I-гений" техник юнәлештәге яңа берләшмә ачылган. Биредә 12-дән 18 яшькә кадәрле балалар бер ел эчендә сайтлар һәм веб-дизайн эшләү нигезләренә төшенәләр.
Моннан тыш, һөнәри юнәлеш бирү чикләрендә, Сибайда "ПроеКТОриЯ" ачык онлайн-дәресләр үткәрелә. Ул үзенең эченә 1 меңнән артык баланы ала һәм 6-11 класс укучылары өчен "Киләчәккә билет" мәйданнары оештырыла. Алар исә һөнәрне дөрес сайларга һәм агач осталыгы, мода технологиясе, керамика, геодезия, ювелир һ.б. юнәлешләрдә тәҗрибәле остазлар булышлыгында сәләтләрне ачыкларга ярдәм итә.
"Башинформ" буенча.