Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 сентябрь , 11:52

Юлны милли проект буенча ремонтлаячаклар

Уфаның Нугай авылында 2024 елда Совет урамының Рощинская урамыннан Солидарность урамына кадәрге участогын ремонтлаячаклар, дип хәбәр итте Уфа мэры Ратмир Мәүлиев үз социаль челтәрләрендә. Эшләр “Хәвефсез  һәм сыйфатлы автомобиль  юллары”  милли проекты буенча алып барыла. Шәһәр башлыгы мәгълүматлары буенча, яңарту шулай ук Парадная урамын Розалар урамыннан алып Әхмәт Лотфуллин урамына кадәр өлештә көтә — монда ремонт фонд бүлеп биргән социаль максатчан программалар кысаларында башкарылачак.

"Парадная урамын ремонтлау өч этапта узачак. Ул Ватан урамында тәмамланачак. Быел беренчесен башлыйбыз. Тиздән подрядчы оешмалар билгеләнәчәк һәм алар ремонт эшләренә керешәчәк", – дип билгеләде Мәүлиев. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: