Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 сентябрь , 08:32

Шифаханәгә ярдәм иткәннәр

Бу яхшы күренеш. 

https://bash.news
https://bash.news

Башкортстанда милли проект ярдәмендә шифаханә медицина җиһазлары сатып алган.

Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында Башкортстанның микрокредит компаниясе республикадагы санаторий-профилакторийга 3 миллион сум күләмендә финанс ярдәме күрсәткән.

Акчалар флюорография уздыру өчен заманча аппарат сатып алуга тотынылган, диләр Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министрлыгында.

“Хәзерге вакытта социаль предприятиеләр ярдәм итү өчен өстенлекле категория булып санала. Эшкуарларның бу төркеме өчен микрозаймнар еллык 8 процент ташламалы ставка буенча бирелә”, – диде министр Зөһрә Гордиенко.

“Каенкай” шифаханә-профилакторие шифаханә-курорт дәвалануы, медицина тикшерүләре, инвалид балаларны, COVID-19дан соң пациентларны, шулай ук эшкә яраклы яшьтәге II яки III төркем инвалидларны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилитацияләү буенча махсуслашкан.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: