Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 сентябрь , 12:00

Корал эшләр, ир мактаныр

Урман янгыннарын сүндерү техникасы җитәрлекме?

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Республиканың урман янгыннары формированиеләре техника белән  тулысынча тәэмин ителгән.

Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проекты ярдәмендә Башкортстанда 2019 ел башыннан 131 берәмлек урман янгыннары һәм урман хуҗалыгы техникасы, шулай ук 400 млн сумнан артык гомум суммага 573 төрле корылма һәм инвентарь сатып алынган.

Агымдагы елда “Урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәген урман янгыннарын сүндерү техникасы белән тәэмин итү өчен 39,4 млн сум акча бүленгән.

Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов әйтүенчә, алынган техника республиканың урман-янгын станцияләренә кизү тору өчен җибәрелгән. Бу исә безнең яшел байлыкны саклау буенча бурычларны тагын да сыйфатлырак башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

– Яңа техника һәм корылмалар Уфа, Салават, Белорет, Дүртөйле һәм Әбҗәлил районнарында урнашкан икенче һәм өченче типтагы 5 урман янгыннары станциясенә бүленде. Сатып алынган техника республикабызга тулы норматив комплектлашуга ирешергә мөмкинлек бирде, – дип өстәде Марат Шәрәфетдинов.

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: