Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 сентябрь 2024, 08:14

Бу урын барсын да үзенә җәлеп итә

Шуңа аны төзекләндерү төп бурычларның берсе булган. 

https://house.bashkortostan.ru
https://house.bashkortostan.ru

Бакалыда Көнбатыш паркы төзекләндерелде.

“Көнбатыш паркы – барлык яшьтәге кешеләрне җәлеп итә торган урын. Нәкъ менә шуңа күрә муниципалитетның иң мөһим бурычларының берсе – паркны төзекләндерү һәм яшелләндерү, яңа проектларны һәм идеяләрне гамәлгә ашыру. Кыскасы, аны тагын да җәлеп итүчәнрәк ясау”, – диде Бакалы авыл биләмәсе башлыгы Владимир Семенов.

Паркта ремонт эшләре 2020 елда ук башланган. Ул вакытта җәяүлеләр сукмаклары һәм мәйданчыклар яңартылган, видеокүзәтү чаралары, урналар һәм эскәмияләр урнаштырылган. Шулай ук балалар һәм спорт мәйданчыклары ясалган, агачлар утыртылган.

“Быел төзекләндерүнең соңгы этабы төгәлләнде. Территориянең калган өлешен яшелләндерделәр, бөтен паркның периметры буенча 790 метр койма ясадылар, аңа дүрт керү юлын җиһазландырдылар, ябык сәхнәне монтажладылар”, – дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында.

Эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты ярдәмендә тормышка ашырылган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: