Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 сентябрь , 08:03

Безгә тынычлык кирәк

Район китапханәсендә мәгълүмат сәгате үтте.

3 сентябрьдә Караидел районы Караидел авылының үзәк район модель китапханәсендә “Безгә тынычлык кирәк” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Чарада катнашучылар 3 сентябрьнең ни өчен Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне итеп сайлануын һәм бу көннең фаҗигале вакыйгаларының илебезне мәңгегә үзгәртүе турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче Бесландагы фаҗига кебек вакыйгалар турында мәгълүмат белән уртаклашты. Бу рәхимсез террорчылык акты бик күп кешеләрнең гомерен өзде һәм барыбызның да йөрәкләрендә тирән эз калдырды.

Чара барышында катнашучылар шулай ук теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныштылар. Аларга көндәлек тормышта уяулык һәм сак булуның мөһимлеген һәм мондый бәла-казаларны булдырмый калырга нинди чаралар ярдәм итә алуын искәрттеләр.

“Мәгълүмат сәгатендә без террорчылык һәм экстремизмның бүген җәмгыятебез өчен җитди проблема булуына чираттагы тапкыр инандык”, – диде БДПУның 2нче курс студенты Наил Хөрмәтуллин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: