Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 сентябрь , 07:44

"Минем бизнес" үзәкләре артачак

"Минем бизнес" үзәкләре артачак
"Минем бизнес" үзәкләре артачак

Башкортстанда 13 җирдә «Минем бизнес» үзәге офислары эшли. 5 ел эчендә алар 73 меңнән артык хезмәт күрсәткән, дип хәбәр итте социаль челтәрләрендә БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.

Бу формат бездә 2019 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында кертелде.

Санкцияләр һәм халыкара сату базарлары ябылу шартларында нәкъ менә шундый үзәк эшкуарлыкка ярдәм итәргә сәләтле дә инде. Бу яңа эшкуарлар һәм үзмәшгульләр саны, аларның җитештерүчәнлеге буенча да күренә.

2024 елның 7 аенда төбәк бизнесы 6 меңнән артык хезмәт күрсәткән, бу узган ел белән чагыштырганда 30% ка күбрәк. Башкортстанлылар Идел буе федераль округында башкалардан күбрәк социаль эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм алдылар. Әлеге бурычлар кысаларында республикада „Минем бизнес“ үзәге ресурсларын саклап калырга һәм офислар челтәрен һәм кирәкле хезмәтләр исемлеген киңәйтергә кирәк. Финанс министрлыгына һәм эшкуарлык һәм туризм министрлыгына тиешле йөкләмә бирде»- диде Андрей Назаров.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: