Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 сентябрь , 10:59

Кулларда - китап

Кулларда - китап
Кулларда - китап

Дуван китапханәсе «Кулларда - китап, дөнья - экранда» дип аталган библиотур оештырды.

Башкортстан Республикасының Дуван модель китапханәсендә «Мәдәният» милли проекты максатларына туры китереп, «Китап - кулларда, дөнья экранда» интерактив китапханәсе узды.

Чарада катнашучылар, китапханә тупсасыннан чыкмыйча гына, Русиянең һәм бөтен дөньяның иң матур почмаклары буйлап онытылмас сәяхәткә чыгу мөмкинлеге алды. Һәркем үз сәяхәтенең маршрутын зур экранда сайлый алган. Катнашучылар бик теләп Казанда, Мәскәүнең Кызыл мәйданында һәм хәтта Парижда да булганнар. Күпләргә виртуаль күзлек кигән су асты дөньясы һәм чүлләр ошаган. Виртуаль турдан соң килүчеләр шул урыннар турында китаплар алганнар һәм бәлки киләчәктә чын сәяхәт тә планлаштырганнардыр.

«Безнең китапханә үзенә яңа офыклар ачарга мөмкинлек бирә, заманча җиһазлар ярдәмендә теләгән һәркем планетаның теләсә кайсы ноктасына виртуаль сәяхәткә китә ала", - дигән китапханә мөдире Елена Русина.

Чыганак: Дуван районы хакимияте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: