Башкортстанның сөт консервлау комбинаты Кытайга 74 тонна киптерелгән сөт экспортлаган.
Кытай безнең республикада җитештерелгән киптерелгән сөтне һәрвакыт теләп сатып ала. Узган елда анда 100 тонна озатылган булган.
Ел башыннан алып төбәкнең Россельхоз идарәсе тарафыннан Мәләвездә җитештерелгән һәм гомум авырлыгы 73,8 тонна (8 партия) тәшкил иткән киптерелгән сөт тикшерелгән. Шушы көннәрдә генә 19 тонна Кытайга озатылырга әзерләнгән киптерелгән сөт тикшерүләр үткән.
“Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында башкарылган бу эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк. Проектның максаты – 2030 елга кадәр чимал булмаган товарларны, 2020 ел белән чагыштырганда, 70 процентка кадәр арттыру.
Фото: Башинформ.