Туймазының Нөркәй авылында бу вакыйганы көтеп алдылар.
Нөркәйдә – иҗади күңелле, дәртле, җыр-моңга гашыйк кешеләр яши. Ләкин дистә еллар дәвамында халыкка тугры хезмәт иткән мәдәният йорты соңгы берничә ел эчендә, авария хәленә килеп, анда мәдәни чаралар үткәрү мөмкинлеге чикләнгән хәлдә булган.
Ниһаять, Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында, Нөркәй мәдәният йортында зур ремонт эшләре үткәрелгән һәм инде бүген ул тагын да авыл халкын шатландырып, үз ишекләрен ачты.
Федераль казнадан бүленгән 9 миллион сум акчага биредә бинаның тышын яңартканнар, түбәсен япканнар, тәрәзләрен алыштырганнар һ.б. бик күп эшләрне башкарганнар.
Фото: mks-tmz.ru