Уфада соңгы елларда “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” проекты кысаларында юллар төзүгә һәм ремонтлауга зур игътибар бүленә.
Мәсәлән, башкала халкы дистә еллар дәвамында ачылуын көткән Көнчыгыш чыгу юлында төзелешнең икенче этабы буенча эш алып барыла. Подрядлаучы оешма бүгенге көндә анда юл читләрен ныгыту һәм тавыш үткәрми торган экраннар урнаштыру өчен нигез салу белән шөгыльләнә.
Әлеге юл агымдагы елның 21 мартында ачылган иде. М-5 трассасына алып чыгучы бу югары тизлектә йөрергә мөмкинлек бирүче юл бик эре инфраструктура объекты буларак танылды.
Фото: Башинформ.